ТР торакны сафка бастыруны социаль ипотека буенча план йөкләмәсенең акрын үтәлүе тоткарлый

Ел ахырына кадәр планны үтәп чыгу өчен республикада 715 мең кв. метр мәйданда торакны өлгертергә кирәк булса, шуның 516 мең кв. метры социаль ипотекага туры килә
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 1 млн. 450 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 708 мең кв. метры күп катлы торак булса, 742 мең кв. метры халыкның үз акчалары яки заем чараларына төзелгән аз катлы шәхси торак өлеше. 8 ай нәтиҗәләре буенча, еллык план йөкләмәсе әлегә 67 процентка үтәлгән. Бу – узган елгы дәрәҗәгә караганда 15 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә яңгырады. Аның эшендә ТР Президенты, Дәүләт Советы Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар җитәкчеләре катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, 25 муниципаль район инде план йөкләмәсен үтәүдә 70 процент чиген узган. Шуларның унысы еллык планның 80 процентын үтәгән. «9 ай нәтиҗәләре буенча алар быелгы йөкләмәне тулысынча үтәп чыгу алдында тора», – дип белдерде министр. Үрнәк исемлеккә Лаеш, Буа, Баулы, Әлки, Тукай, Саба, Балтач, Мөслим, Мамадыш, Сарман районнары керә. Әйдәп баручылар белән беррәттән, 8 ай эчендә планның яртысын гына яки аннан да азрагын үтәгән районнар исемлеге дә игълан ителде. Зәй, Минзәлә, Спас, Алабуга, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Бөгелмә районнарына темпны кызулату бурычы йөкләнде.
Торакны сафка бастыруның иң кызу чоры көзге якка калуга август аенда эшләрнең акрын баруы да үз өлешен керткән. Марат Хөснуллин чыгышыннан аңлашылганча, бу айда барлыгы 123 мең кв. метр мәйданда торак сафка баскан. Ягъни бу эш күләменең элекке 3 айның уртача күрсәткечләре белән чагыштырганда 1,7 тапкырга ким булуы турында сөйли.
Ел ахырына кадәр планны үтәп чыгу өчен республикада 715 мең кв. метр мәйданда торакны өлгертергә кирәк булачак. Шуның 154 мең кв. метры коммерцияле һәм шәхси торак төзелешенә кагылса, зур өлеше – 516 мең кв. метры социаль ипотекага туры килә. 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, бу программа буенча әлегә нибары 149 мең кв. метр гына кулланышка кертелгән (2 мең 114 фатир). Бу социаль ипотека буенча планлаштырылган күләмнең 21 проценты гына. Август ае күрсәткечләре әллә-ни үзгәрешләр кертмәгән. Чөнки бу чорда нибары 8 мең кв. метр (144 фатир) мәйдан сафка бастырылган. Дәүләт торак фонды Башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, 6 муниципаль районда фонд программасы буенча бу чорда бер генә кв. метр да сафка бастырылмаган.
Шул сәбәпле, дүртенче кварталда еллык биремне үтәү буенча төп җаваплылык Дәүләт торак фондына төшә булып чыга. Тәлгать Абдуллин , ел ахырына еллык планда каралган 709 мең кв. метр торак мәйданы тулысынча файдалануга тапшырылачак дигән вәгъдә бирде. Аның аңлатуынча, финанслауда проблемалар юк. Планны вакытында үтәп чыгу өчен йортларның әзерлек паспортларын, рөхсәт документларын вакытында рәсмиләштерүне хәл итәргә кирәк булачак. Фонд директоры сүзләренә караганда, сентябрь азагына кадәр графикта каралганча, 109 мең кв метр., октябрьдә – 101мең, ноябрь аенда 51 мең кв. метр мәйданны сафка бастыру ниятләнә. Калган торак мәйданы график буенча декабрьдә файдалануга тапшырылырга тиеш. Тик Премьер - министр моның белән килешмичә, эшне ахырга сузмаска, эш графигын яңадан карап чыгарга күрсәтмә бирде.