Нәсимә Столярова: “Без КПРФ исеменнән эшләвебезне дәвам итәбез”

Коммунистлар партиясе әгъзалары үзләре КПРФ фракциясен теләсә кайсы кеше теләсә нинди проблема белән килә алырлык һәм монда аны борчыган мәсьәләне хәл итәргә булышырлык бердәнбер урын булып чыкты дип саный
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ партиясенең парламенттагы эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы булды. Очрашуда фракция җитәкчесе, дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Александр Салий, фракция әгъзалары Нәсимә Столярова һәм Роберт Садыйков катнашты.
Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советына 2004 елның мартында узган сайлаулар вакытында КПРФның төбәк бүлеге 4 мандатка ия булган иде. Татарстан парламентының беренче утырышында ук фракция оештырылып, анда әлеге партиядән сайланган 4 депутат та керде. Бүгенге очрашуда катнашканнардан тыш, фракциядә Хафиз Миргалимов та бар иде.
2004 елның 13 нче ноябрендә фракция депутатлары Александр Салий, Нәсимә Столярова һәм Роберт Садыйков партиядән чыгарылды. Шулай булуга карамастан, фракция эшләвен дәвам итте. Нәсимә Столярова бүгенге очрашуда: “Без партия исеменнән эшләвебезне дәвам итәбез”, - дип белдерде.
Коммунистлар партиясе әгъзалары үзләре КПРФ фракциясен теләсә кайсы кеше теләсә нинди проблема белән килә алырлык һәм монда аны борчыган мәсьәләне хәл итәргә булышырлык бердәнбер урын булып чыкты дип саный. Билгеле булганча, Татарстан коммунистларының Ершов урамында ишелгән йортта яшәүчеләрне кабат тораклы итү, Казан шәһәре үзәгендәге торак милекчеләре хокукларын яклау, тузган торак программасы ярдәмендә алынган фатирларны хосусыйлаштыру, тулай торакларда яшәүчеләр проблемасын хәл итү, өлешләп торак төзүдә алданганнарга һәм диабетикларга ярдәм итү, республиканың төрле районнарында җир белән бәйле мәсьәләләрне чишүдәге хезмәтләре билгеле.
Фракция җитәкчесе Александр Салий фикеренчә, ТР Дәүләт Советында 4,5 ел эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә, фракциягә карата хакимиятнең карашы үзгәргән. Коммунистлар үзләрен җәмгыятьтә дәүләт хакимиятенең катнашуын таләп иткән проблемаларны тиз тотып ала, республика җитәкчелегенең алар фикеренә колак сала дип исәпли.