Милләттәшебез Шамил Айдагулов гамәлгә исемле стипендия керткән

Изге Рамазан аенда һәм үзенең 60 яшьлек юбилее алдыннан Түбән Новгородның «Пожтехсервис» предприятиесе директоры Шамил Айдагулов гамәлгә 1500 сум күләмендәге исемле стипендия керткән
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Изге Рамазан аенда һәм үзенең 60 яшьлек юбилее алдыннан Түбән Новгородның «Пожтехсервис» предприятиесе директоры, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Шамил Айдагулов гамәлгә 1500 сум күләмендәге исемле стипендия керткән. Стипендия дөньяви вузларда укучы һәм мөселман илләрен һәм исламны өйрәнүче студентларга тапшырылачак.
Беренче стипендияне тапшыру сентябрь азагында, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмдә булачак.
Беркемгә дә сер түгел, студентларга бүген бер дәүләт стипендиясенә генә яшәү җиңел түгел, шуңа күрә укучы яшьләре аңларга теләүче кешеләрнең табылуы бик сөендерә. Әмма ислам динен өйрәнүче студентларга стипендияне гамәлгә кертү фикере Түбән Новгородта яңалык түгел. Мондый беренче стипендия 2006 елда имам Әбү-Ханиф исемендәге фонд тарафыннан гамәлгә кертелә.
Бүгенге көндә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге быел стипендия алырга тәкъдим ителәчәк студентларның исемлеген әзерли, дип хәбәр итә Түбән Новгород мөселманнары Диния назәрәтенең матбугат хезмәте.