КДТУ каршындагы швед үзәге немец теленә өйрәтәчәк

Казан дәүләт технология университеты каршындагы Швед үзәгендә студентлар өчен курслар оештырылачак
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2013 нче елда Казанда узачак Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы алдыннан чит телләрне белү ихтыяҗы кисәк арта. Моңа бәйле рәвештә, Казан дәүләт технология университеты каршындагы Швед үзәге, яшьләрнең әхлакый һәм тел тәрбиясен арттыру максаты белән, “Башлап җибәрүчеләр өчен швед теле” культурология курслары төркеменә студентларны җыю турында хәбәр итә. Бу хакта мәгълүмат КДТУның рәсми сайтында урнаштырылган.
Дәресләр 6 октябрьдә башланып, 1,5 сәгать дәвамында атнасына өч тапкыр үткәреләчәк. Уку дәвамлылыгы 3 айны тәшкил итә. Уку курсы тәмамлангач немец теле белгечләренә махсус үрнәктәге КДТУ сертификаты тапшырылачак.
Курсларга язылу яки тулырак мәгълүмат алу өчен КДТУның швед үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм 231-53-19 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.