Казанда Ауропа тапшырулар берлегенең XIV Финанс ассамблеясе ачылды

Казан ассамблеясе эшендә дөньяның 50 дән артык иленнән теле-радиокомпанияләрнең финанс җитәкчеләре һәм экспертлары катнаша

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда Ауропа тапшырулар берлегенең XIV Финанс ассамблеясе эшли башлады. «Мираж» отелендә әлеге чараны ачу тантанасында ТР Премьер –министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ауропа тапшырулар берлеге бүгенге көндә иҗтимагый һәм дәүләт теле-радиокомпанияләренең коммерцияле булмаган эре һөнәри берләшмәсе. Аңа 1950 елның 12 февралендә Көнбатыш Ауропа һәм Урта диңгез бассейны илләренең 23 иҗтимагый теле-радиокомпаниясе инициативасы белән нигез салына. Хәзерге вакытта ул үз составында Иске дөньяның, Төньяк Африканың һәм Якын Көнчыгышның 56 иленнән 75 хакыйкый әгъзаны, башка төбәкләрдән ассоциацияләшкән 45 әгъзаны берләштерә. 1993 елда Ауропа тапшырулар берлеге Халыкара телевидение һәм радио оешмасы (Интервидение) белән берләштерелде. Әлеге берлекнең хакыйкый әгъзалары арасында Россиянең 3 вәкиле дә бар. Алар – «Бөтенроссия дәүләт теле-радиотапшырулар компаниясе», «Радиодом Останкино» ассоциациясе («Маяк», «Голос России», «Орфей») һәм Беренче канал.
Ауропа тапшырулар берлегенең төп бурычлары – үз составындагы мәгълүмат чараларының теле-радиопрограммалар белән алмашуын тәэмин итү, аларга ташламалы шартларда мәдәни программалар, спорт ярышларын трансляцияләү хокукы бирү, халыкара фестивальләр уздыру. Берлек үз әгъзаларына һәр яклап юридик һәм техник мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә, заманча теле-радиотехнологияләр эшләүдә мөһим роль уйный.
Чираттагы финанс ассамблеясен Россия шәһәрләренең берсендә уздыру тәкъдиме белән «Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе» нә Ауропа тапшырулар берлеге җитәкчелеге чыккан. Дөнья җәмәгатьчелегендә Татарстан белән кызыксыну арта баруны күздә тотып, ДТРК аны Казанда уздырырга киңәш иткән иде. Идея ТР Президенты Минтимер Шәймиевтә дә яклау тапты.
Казан ассамблеясе эшендә дөньяның 50 дән артык иленнән теле-радиокомпанияләрнең финанс җитәкчеләре һәм экспертлары катнаша. Ассамблея президенты М.Кайвонен сүзләренә караганда ике көн дәвамында делегатлар иҗтимагый теле-радиотапшырулар өлкәсендә алга таба эшчәнлек, компанияләрнең инвестицияләрне нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге, яңа финанс модельләрен куллану, үзгәреп торучы дөньяда инвестицияләр белән тәэмин итү үзенчәлекләре, программа проектларына контроль булдыру һ.б. актуаль темалар хакында фикерләшергә җыена.
Берлекнең Финанс департаменты директоры Джулиан Экерт белдергәнчә, иҗтимагый радио-телевидениенең эш продуктивлыгын күтәрү юлларын эзләү алар арасында үзәк мәсьәлә булачак. «Киләсе буыннар өчен аудио һәм видео материалларын саклау бүгенге көндә мөһим бурыч. Шуны күздә тотып ассамблеянең икенче көнендә эш программасының зур өлеше аудио-видео архивларны саклау проблемасына биреләчәк», – дип белдерде ул. Финанс белгечләре өчен программалар эшләүгә тотыла торган акчаларга контроль булдыру мөһим. Казан ассамблеясендә финанс контроле механизмнарын эшләү һәм камилләштерү юллары да эзләнәчәк. Эш программасының иртәгәге өлешенә шулай ук Финанс ассамблеясенең яңа президентын һәм 2 вице-президентын сакйлау да кертелгән.