HeadHunter::Казан һәм “Книжный Двор” гипермаркеты карьера төзергә өйрәтә

Семинарлар карьера төзү мәсьәләләренә багышланган, ул әле эшли генә башлаган белгечләргә дә, профессионалларга да адреслана
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). HeadHunter компаниясенең Казан бүлеге һәм “Книжный Двор” гипермаркеты уртак проект - “А дан Я га кадәр карьера” дип аталган семинарлар сериясе башлану турында игълан итә.
Компаниянең маркетинг, реклама һәм PR буенча менеджеры Ольга Ахаева хәбәр иткәнчә, семинарлар карьера төзү мәсьәләләренә багышланган, ул әле эшли генә башлаган белгечләргә дә, профессионалларга да адреслана.
Проектның максаты – белгечләргә һәм вуз тәмамлаучыларга үз карьерасын төзергә, хезмәт базарында үз урынын табарга булышу.
Семинарда катнашучылар экспертлардан карьера төзү, эш эзләү, үзең турында мәгълүматлар бирү, әңгәмәдә катнашу үзенчәлекләренә кагылышлы киңәшләр ала алачак.