Дагомыста “Бөтен Россия” исемле журналистлар фестивале башлана

Бүген Дагомыста (Краснодар крае) “Бөтен Россия-2008” исемле халыкара журналистлар фестивале ачыла
(Дагомыс, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Абдуллина). Бүген Дагомыста (Краснодар крае) “Бөтен Россия-2008” исемле XIII халыкара журналистлар фестивале ачыла.
Быел әлеге фестивальдә 1200гә якын кеше катнаша. Татарстаннан да 40 кешедән торган делегация килде. “Татмедиа” ААҖ делегациясе составында республика телерадиокомпанияләре, басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чаралары мөхәррирләре бар. Хәзерге вакытта 2013нче елда узачак Универсиада башкаласы – Казан турындагы фотоэкспозицияне урнаштыру бара.
Рәсми ачылыш тантанасы бүген кич була. Форум кысаларында Россия журналистларның “Илебез журналистикасы традицияләре һәм хәзерге заман” исемле конгрессын үткәрү ниятләнгән. Шулай “түгәрәк өстәлләр”, Россиянең әйдәп баручы журналистларыннан мастер-класслар, тәкъдир итүләр, сәясәтче, галим, мәдәният эшлекләре белән очрашулар, “Мин биредә яшим” дигән конкурс узачак, гаммәви мәгълүмат чаралары күргәзмәсе, фотоэкспозицияләр оештырылачак.
Россия журналистлары конгрессы гаммәви мәгълүмат чаралары, җәмгыять һәм хакимият арасында “ышаныч формуласы” эшләү турында сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Фестиваль кысаларында Журналистлар берлегенең яңа проекты – Журналист тикшеренүләре агентлыгын, шулай ук киләсе елның май аенда ЮНЕСКО һәм Халыкара журналистлар федерациясе ярдәмендә узачак беренче Халыкара журналистлар форумын тәкъдир итү булыр дип көтелә.
Моннан тыш, көн саен көзге премьералар белән төнге киносеанслар, автор җырлары һәм джаз кичәләре узачак.
Журналистлар форумы 29 сентябрь көнне тәмамлана.