Быел ТР өлкәннәр ун көнлеге Гаилә елы үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәреләчәк

Ул өлкәннәр эшләп ялга чыккан хезмәт коллективлары, алар яшәгән ишегаллары күләменнән алып, район-шәһәр, республика масштабындагы чараларның барысында чагылыш табарга тиеш
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Быел республикада өлкәннәр көненә багышланган декада Гаилә елы үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәреләчәк. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә Министрлар Кабинетының Социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Сария Сабурская җиткерде.
Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, быел да Татарстанда өлкәннәр ун көнлеге 1-10 октябрьдә уздырылачак. Аның фикеренчә, һәр 5 кешесенең берсе өлкән яшьтәге граждан булган республика өчен мондый акциянең әһәмияте бик зур. Ул видеокиңәшмәдә катнашкан һәр муниципалитет башлыгын, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар җитәкчеләрен декаданы оештыруга зур игътибар бирергә чакырды. Мәгълүмати ярдәм күрсәтүдә массакүләм мәгълүмат чараларына ышаныч баглануын искәртте.
Сария Сабурская ассызыклаганча, быелгы ун көнлек Гаилә елы үзенчәлекләрен исәпкә алып уздырылачак. Ул өлкәннәр эшләп ялга чыккан хезмәт коллективлары, алар яшәгән ишегаллары күләменнән алып, район-шәһәр, республика масштабындагы чараларның барысында чагылыш табарга тиеш. Аның барышында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау чараларына, ветераннар хәрәкәте активистлары белән очрашуга зур урын биреләчәк. Социаль үсеш идарәсе җитәкчесе предприятие, оешма җитәкчеләре игътибарын үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан гражданнарны, династияләрне хөрмәтләүгә, аларга матди ярдәм күрсәтүне оештыруга да игътибар юнәлтте. Аның фикеренчә, бүгенге көндә лаеклы ялда булып та, әле һаман хезмәт куючы 280 меңнән артык пенсионер да хезмәт коллективлары игътибарыннан читтә калмаска тиеш.
Республикада Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген Татарстанда яшәүче элекке фронтовикларга ярдәм итү өчен аларның һәркайсына предприятие, оешма яки шәхси эшмәкәр, волонтерлар беркетелгән. Алар сугыш ветераннарын дарулар белән тәэмин итү, медицина һ.б. төр ярдәм чараларын оештыра. Болардан тыш, өлкән гражданнар арасыннан иң озын гомерлеләрне, тигезлектә озын-озак гомер кичерүче парларны котлау  оештырылачак. Бүгенге көндә республикада 24 меңнән артык кеше гомер көзләрен япа-ялгыз уздыра. Социаль хезмәтләр ярдәменә мохтаҗ булган бу категориянең торакларын кышка әзерләү, ишек-тәрәзәләрен җылытуда ярдәм итү буенча «Җылы йорт» акциясе оештырылачак. Бу эштә волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Декада барган көннәрдә авылларда, бистәләрдә яшәүче пенсионерларга урыннарда медицина ярдәме күрсәтүне оештыру өчен «Бистә» акциясе уздырыла. Моннан тыш, аз керемле пенсионерларны яшелчә, җиләк-җимеш, башка төр азык-төлек белән тәэмин итү буенча адреслы ярдәм оештырылачак. Ун көнлек барышында муниципаль районнар территориясендә өлкән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен «кайнар линия» телефоннары да эшләячәк. «Иң мөһиме: өлкән гражданнар ярдәм, теләктәшлек һәм игътибардан читтә калырга тиеш түгел», – ди Сария Сабурская.