Борис Юдин: “Биоэтика проблемаларыннан җәмәгатьчелек тә хәбәрдар булырга тиеш”

Казанда “Биоэтика һәм кеше хокуклары” исемле Беренче Бөтенроссия конгрессы узачак
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Биоэтика һәм кеше хокуклары” исемле Беренче Бөтенроссия конгрессы ачылачак. Бүген шул уңайдан “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе булып узды. Аның эшендә Россия Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире, РФА нең философия бүлеге җитәкчесе Борис Юдин, ЮНЕСКО ның Мәскәү бюросы директорының социаль һәм гуманитар фәннәр буенча ярдәмчесе Алла Ампар, Казан дәүләт медицина университеты проректоры, БДБ илләре этика комитетлары форумы рәисе Алексей Созинов, Казан аграр университетының философия кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинова һәм башкалар катнашты.
Борис Юдин Конгрессның бөтенроссия гына түгел, ә халыкара чара булуына басым ясап, аның ЮНЕСКО химаясе астында үткәрелүен искәртеп узды. “Биоэтика илдә 20 еллап үсеш алса да, Россиядә бу беренче конгресс. Биоэтика югары технологияләр нигезендә үсеш алучы медицина белән бәйле төшенчә. Ул пациентларга ярдәм күрсәткәндә дөрес карар кылу, проблемаларга юлыкмауны күздә тота. Әйтик, кешеләрнең клонын ясаганда без табигый процессларга тыкшынуга ни дәрәҗәдә хаклы булуыбыз турында уйланырга, я булмаса, йөрәкне күчереп утырту процессы проблемаларын хәл итәргә бурычлыбыз”, - дип аңлатты Борис Юдин. Аның әйтүенчә, медицина фәнендә пациентлар тикшеренүләр уздырганда еш кына сыналуга дучар булып, аларның тормышлары куркыныч астына куела. Бүгенге көндә балага генетик анализ ясап, күптөрле мөһим мәгълүмат алына, аның теге яки бу авыруларга сабышу ихтималлыгы фаразлана. Әмма бу мәгълүматның балага ничек тәэсир итүе турында истә тотарга кирәк. “Биоэтика биология һәм медицина фәннәре прогрессы нигезендә туган төшенчә. Биоэтика проблемаларыннан җәмәгатьчелек тә хәбәрдар булырга, бу уңайдан үз фикерен җиткеререгә тиеш. Бу фикерләрне теге яки бу карарлар кабул иткәндә исәпкә алу зарур”, - дип ассызыклый Борис Юдин.
Алла Ампар бу чараны Казанда уздыру инициативасы белән чыккан Татарстан Хөкүмәте җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде. “Бу чыннан да бик әһәмиятле чара. Аңа карата БДБ һәм Ерак чит илләрнең тирән кызыксынуы күзәтелә. Табиб һәм пациентларның үзара мөнәсәбәте, элемтәсе һәркайсыбызга таныш. Биоэтика беркемнең дә хокукларына хилафлык килмәүне кайгырта”, - ди Алла Ампар.


Биоэтиканың төп проблемалары, пациентларның хокукларын яклау, сәламәтлек саклау өлкәсендә гаделлек, тере табигать белән үзара мөнәсәбәтләр, кеше һәм хайваннарда экспериментлар үткәрү, трансплантология, заманча генетика, кәүсә күзәнәкләр белән манипуляция, үлем белән көрәшүче пациентларга ярдәм күрсәтү һәм башка өлкәләрдә күзәтелергә мөмкин.