Башкортстанда Мәскәү көннәре башланды

Бүген Башкортстанда күптән көтелгән чаралар башланып китте. Республикада Мәскәү көннәре тантаналары ачылды
(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстанда күптән көтелгән чаралар башланып китте. Республикада Мәскәү көннәре тантаналары ачылды.
Быел июль аенда ук Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Мәскәү Хөкүмәте тәкъдиме буенча, Башкортстан Республикасында Мәскәү көннәрен үткәрү турындагы фәрманга кул куйган иде. Бу зур чара бүген һәм иртәгә дәвам итәчәк.
Мәскәүдән, шушы бәйрәмдә катнашу өчен, бүген башкала мэрының беренче урынбасары Владимир Ресин җитәкчелегендәге зур вәкиллек килә. Анда рәсми шәхесләр белән бергә зур ширкәтләр җитәкчеләре, эшкуарлар, сәнгать осталары да бар.
Башкортстан Республикасында Мәскәү көннәре чикләрендә социаль һәм саулык саклау, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәләрендә күргәзмәләр, “түгәрәк өстәл”ләр оештыру каралган.
Шулай ук бу тантаналар барышында ике төбәк эшкуарларының үзара файдалы очрашулары да күздә тотыла. Мәдәни программа да бай булмакчы. Мәскәүдән килгән сәнгать осталарының концертларын, башкала театрлары спектакльләрен, төрле күргәзмәләрне һәм нәфис фильмнар күрсәтүләрне үз эченә ала ул. Бәйрәм чаралары Уфада гына түгел, ә Кырмыскалы һәм Уфа районнарында да оештырыла.