Башкортстан хакимиятләрен Мәскәүдән кисәтәләр

Россиянең Җәмәгатьчелек палатасы вәкилләре илнең Генераль прокуратурасына Башкортстанга кагылышлы мөрәҗәгать юллады
(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россиянең Җәмәгатьчелек палатасы вәкилләре илнең Генераль прокуратурасына Башкортстанга кагылышлы мөрәҗәгать юллады.
Җәмәгатьчелек палатасы әгъзалары Генераль прокуратурадан Башкортстандагы ЛДПР фиркасе җитәкчеләренең берсе Вадим Садыйковка бәйле гадәттән тыш хәлне тикшерүне сорый.
Узган атнада Вадим Садыйковның, үзе әйтүенчә, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре аны урамда кулга ала һәм тикшерү бүлегенә алып барып, бер танытмага кул куярга мәҗбүр итә. Ул танытма Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбировка кагылышлы була. Вадим Садыйков әйтүенчә, милиция хезмәткәрләре төрлечә куркытып, янап, аны Радий Хәбировка карата яла ягарга мәҗбүр итә. Бер тәүлектән соң В. Садыйковны тикшерү бүлегеннән чыгаралар. Шуннан соң ул, кичекмәстән шушы хәлләр хакында язып, РФ генераль прокуроры Ю. Чайкага хат юллый. Үзе исә, исәнлеге өчен куркып, Мәскәүгә барып сыену таба В. Садыйков.
Шушы хәл Мәскәү тарафларында нык гаҗәпләнү тудырган. Бер айга якын инде Мәскәү Кремлендә, Россия Президенты аппаратында җаваплы вазыйфада эшләүче Радий Хәбировка карата һөҗүмнәрнең әле булса туктатылмавы Россия Җәмәгатьчелек палатасы вәкилләрен гаҗәпкә калдырган. Алай гына да түгел, Башкортстан хакимиятләренең шушы гамәлләренә Россия Дәүләт Думасы депутатлары да, “Бердәм Россия” фиркасенең Үзәк идарәсе җитәкчеләре дә битараф калмаган. Алар да Башкортстандагы хәлләргә тиешле бәя бирүне таләп итә.