АТБ Финанс ассамблеясе эшендә катнашучыларга ТР Президенты сәламләү юллады

Аны делегатларга ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ирештерде
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Ауропа тапшырулар берлегенең XIV Финанс ассамблеясе эшендә катнашучыларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев сәламләү юллады. Аны тантаналы ачылышта теле-радиокомпанияләрнең финанс җитәкчеләре һәм экспертларына Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов укып ирештерде.
«Бүгенге заманда телевидение һәм радионың әһәмияте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә электрон массакүләм мәгълүмат чаралары социаль-икътисади үзгәрешләр шартларында катлаулы процессларның позитив үсешенә ярдәм итә, халыкларның мәдәни төрлелеген үстерүгә өлеш кертә. Бу өлкәдә тапшырулар сәясәтен гамәлгә ашыручыларга зур җаваплылык йөкләнгән. Алар үз аудиториясенә оператив мәгълүмат җиткерү, бу мәгълүматны һәркем алырлык итү, киң аудиторияне дөнья җәмәгатьчелегенең мәдәни кыйммәтләре белән таныштыруга хезмәт итә», –диелгән юллар бар бу сәламләүдә. Президент ассамблеяга нәтиҗәле эшчәнлек, теле-радиокомпанияләргә яңа иҗади уңышлар теләп кала.