А.Салий: “Соңгы елларда фракцияләр арасында конструктив элемтә барлыкка килде”

Киләсе чакырылыш парламентында КПРФ фракциясенең статусы үзгәрергә, җитәкчесе башка эшләрдән азат булырга тиеш, - дип саный ТР Дәүләт Советы депутаты, фракция җитәкчесе Александр Салий
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ партиясенең эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуында фракция җитәкчесе Александр Салий парламент сайлауларына ярты ел калуын искәртеп, депутатларның 50 проценты – бермандатлы округлардан, 50 проценты партия исемлекләре буенча сайланачагын билгеләп үтте.
Дәүләт Советындагы фракциядәге КПРФ депутатларының рәсми рәвештә партиядән чыгарылуы билгеле. Фракция әгъзасы Роберт Садыйков журналистларга хәбәр иткәнчә, алар бер мандатлы округлардан сайланырга уйлап торалар. Әлбәттә, Коммунистлар партиясе сафларында торучылар да сайлаулардан читтә калмаячак. Роберт Садыйков бу нисбәттән: “Халык күбрәк безне белә”, - дип белдерде. “КПРФ бу сайлауларда мөмкинлекләре нинди булыр?” дигән сорауга фракциядәгеләр әлегә җавап бирергә авырсына.
Александр Салий фракциясенең эшчәнлегенә тәфсилләбрәк тукталып, ТР Дәүләт Советында аның аңлау табуын белдерде. Аның фикеренчә, киләсе чакырылыш парламентында фракциянең статусы үзгәрергә, җитәкчесе башка эшләрдән азат булырга тиеш. Моңарчы фракциягә керүчеләр барысы да үз хисапларына эшләп йөргән.
“Соңгы елларда ике фракция арасында (берсе “Бердәм Россия” партиясе фракциясе) конструктив элемтә барлыкка килде. Киләчәктә бу элемтәләр дәүләт дәрәҗәсенә җитсен”, - дигән теләктә калды А.Салий.