2008-2009 елгы ягу сезонына әзерлек буенча республика штабы утырышы узды

Штаб утырышында ягу сезонына әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2008-2009 елларда ягу сезонына әзерлек торышы мәсьәләсе тикшерелде. Ягу сезонына әзерлек буенча республика штабы утырышын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы Евгений Волков  алып барды. Утырышның көн кадагына мәгариф учреждениеләре җылыту системаларының әзерлек дәрәҗәсе, 2008-2009 елгы ягу чорында махсус техника, автотранспорт һәм тимер юлларның кышкы шартларда эшчәнлеккә әзерлеге, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэминаттан киткән торак фондны ягу сезонына әзерләү, “Тепло” ҖЧҖ нең 2008-2009 көзге-кышкы чорга әзерлеге мәсьәләләре чыгарылган иде. Шулай ук утырышта Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Теләче, Чистай муниципаль районнары торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләре ягу чорына әзерлеге турында хисап тотты.
Гомуми белем бирү учреждениеләренең ягу чорына әзерлек паспорты 99,8 процентны тәшкил итә, балалар бакчаларыныкы 99,7 проценттан гыйбарәт. Бүген бу хакта тулырак мәгълүматны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров җиткерергә тиеш иде, әмма аның урынына килгән министрлык белгече бу өлкәгә кагылышлы сорауларга җавап бирә алмады. Моңа бәйле рәвештә, Евгений Волков беренче мәсьәләне көн кадагыннан төшереп, аның аерым утырышта күтәреләчәге турында хәбәр итте. 

“Россия тимер юллары” ААҖ Татарстандагы филиалы – Куйбышев тимер юлы вәкиллегендә котельныйлар җылыту чорына – 88, җылылык челтәрләре – 72,6 процент дәрәҗәсендә әзер. Көзге-кышкы чорда техниканың әзерлеген 1 ноябрьдә төгәлләү күздә тотыла. Үзәкләштерелгән җылыту системасыннан киткән торак фондның ягу сезонына әзерлегенә килгәндә, агымдагы елда 5255 казан урнаштыру планлаштырыла, хәзерге вакытта аларның 4016 сы монтажланган. 1375 казан файдалануга тапшырылган.