Техник карау үтмәгән өчен штраф 800 сум тәшкил итәчәк

Шул хактагы канун проекты пәйда булды.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Норматив-хокукый актлар порталында техник карау үтмәгән машина йөртүчеләрне 800 сум штрафка тарту турындагы канун проекты бастырылган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" язып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, бүген техник карау үтү турындагы талон йөртүченең үзе белән булырга һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәтергә тиешле документлар исемлегенә кертелмәгән. Такси шоферлары, автобус һәм куркыныч йөк ташый торган йөк машинасы йөртүчеләре генә искәрмә булып тора.