Татарстанда ялларда яшенле яңгыр көтелә

Яшен вакытында җилнең көчәю фаразлана.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ялларда – 26-27 август көннәрендә, республикада һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Республикада урыны белән яңгыр явачак, аерым районнарда 25 август кичендә яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, яшен вакытында ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 26 август төнендә Татарстан районнарында иң түбән температура +11..+16 градус булса, көндез +20..+25 җылы булуы көтелә. Казанда исә төнлә - +12..+14º, ә көндезен +20..+22º җылы көтелә.

Якшәмбедә дә шуңа охшаш җылы көн булачак: кыска вакытлы яңгырлар, көндез урыны белән яшен һәм яшен вакытында көчле җил көтелә. Төнлә – +9..+14, көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус җылы булуы фаразлана.