Кукмарада "Тоннель" операциясе үтте

Чара барышында, тиешле таләпләр бозуның 12 очрагы ачыкланган.

(Кукмара, 25 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Мамадыш - Кукмара юлының 62нче чакрымы – Г.Сөләйманова һәм Магистральный урамнары чатында "Тоннель" операциясе узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Сергей Егоров сүзләренә караганда, сәгать 9.00 дан сәгать 12.00гә кадәр әлеге юлдан узган барлык автотранспорт та туктатылган һәм тикшерелгән.

- Тикшерү барышында тиешле таләпләр бозуның 12 очрагы ачыкланды. Бер шофер руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утырган иде. Иминлек каешы эләктермәгән, автомобилен махсус урындык белән җиһазландырмаган, тиешле тизлекне сакламаган шоферлар да штрафка тартылды, - ди инспектор.