Чирмешән районында эш хакы буенча бурычларны түләттерәләр

“Үтәмешагро” җәмгыятенең эш хакы буенча хезмәткәрләренә булган -77 мең, “Чирмешән икмәк комбинаты”ның 61 мең сум күләмендәге бурычларын түләткәннәр.

(Чирмешән, 25 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). “Үтәмешагро” җәмгыятенең эш хакы буенча хезмәткәрләренә булган - 77 мең, “Чирмешән икмәк комбинаты”ның 61 мең сум күләмендәге бурычларын түләткәннәр, - дип хәбәр итә район газетасы. 

Шунысын әйтергә кирәк, мондый бурычларны каплау мәсьәләсе республика ведомствоара комиссия тарафыннан ныклы контрольдә тора, шуның өчен бурычлылар белән эшләү дәвам итәчәк.

Эш хакы түләмәү фактлары буенча хезмәт инспекциясенә, яки прокуратурага хәбәр итәргә кирәк. Гаризада түләмәү фактлары, аларның күпмегә сузылуы һәм хезмәткә түләүдә башка хокук бозулар хакында бәйнә-бәйнә язу сорала.