Алексеевск районы кырларында урып-жыю тулы куәткә бара

Хәмитов КФХсында да иртәдән кичкә кадәр дүрт урып-җыю комбайны эшли.

(Алексеевск, 25 август, "Татар-информ", "Таң"). Хәмитов КФХсында да иртәдән кичкә кадәр дүрт урып-җыю комбайны эшли. Җомга көнне без биредә эшләүче комбайнчылар белән очраштык һәм әлеге хуҗалыктагы эш торышы турында сөйләштек, - дип хәбәр итә "Таң" газетасы. 

Анатолий Пеньковцев, Василий Базеев, Владимир Варламов һәм Владимир Никипеловны без Биләрдән 10 чакырым ераклыкта урнашкан кырда очраттык, алар анда бодай суга иде. Комбайнчылар сүзләренчә, уңыш быел бик әйбәт, бары тик урып-җыюга 20 көнгә соңрак кына керешкәннәр.

– Кырга без 4 августта чыктык, ә узган ел 18 августка урып-җыюны тәмамлаган идек, –ди Анатолий Пеньковцев. – Уңыш бик әйбәт, эшләргә дә күңелле. Безнең илдә эшләнгән “Нива”лар бераз авыррак бара, тыгыз теземнәрне алар көчкә суга, алар мондый зур уңышка исәпләнмәгән. Ә менә заманча ике “Тукан” өчен бу эш җиңел бара, ди игенче.

Уңыш әйбәт булу сәбәпле, хуҗалык җитәкчеләренең дә эшләре күп. Мәсәлән КФХ башлыгы урынбасары Олег Гайнуллин, язын бер кем дә мондый уңыш булыр дип көтмәде, ди .

– Бу комбайннар эшләгән кырда уңыш бер гектардан 60 центнер чыга, ә кайбер кырларда бодай уңышы гектарыннан 60 центнердан да артып китте. Бүгенге көнгә без 50 процент мәйданны урып-җыйдык инде, бу 2780 тонна ашлык суктырылган дигән сүз.

Бодайдан тыш әле тагын арпа, борчак, солы суктырасы бар. Әлеге культураларның уңышы бер гектардан 40 центнер чыга. Арпа белән солыны урып-җыюны тәмамладык.Быелгы урып-җыюда безгә җиңелрәк, чөнки узган ел ашлык киптергеч сатып алып урнаштырдык.

Шуңа да ашлыкның дымлылыгы эшкә комачауламый: урып-җыюны бик иртәдән башлап соңга кадәр дәвам итә алабыз, чыктан курыкмыйбыз. Амбарларга бары тик коры ашлык кына салабыз. Тиздән безнең амбарлар ашлык белән тулачак, өстәмә саклау урыннары эзләргә кирәк булачак.