25 августның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татарстанда урып-җыю эше дәвам итә, республика спортчылары Универсиадада медаль яулады, татар яшьләре көннәре делегатлары Казанга җыелды.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иркутскига килде/Республика Президенты «Корпорация Иркут» оешмасы филиалы булган Иркутск авиация заводының җитештерү мәйданчыкларын караячак.

Татарстанда ындырларга кайткан ашлык 3 миллион тоннага якынлашып килә/Иң мул уңыш – Зәй районында.

Казанда Муса Җәлилне искә алу көнендә аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар/Тантанада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгыш ясады.

Татарстанның ике спортчысы Универсиадада көмеш медаль яулады/Нияз Билалов исәбендә быелгы Уеннарның икенче медале.

Татар гимназиясендә 27 миллионлык капиталь ремонт башкарылган/Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиядә замана таләпләренә туры килгән медицина кабинеты да эшли башлый.

XXVII Татар яшьләре көннәре делегатлары Казанга җыелды/Алар Казан Кремленә һәм Татарстанның милли музеена сәяхәт кылды.

Польша татарлары Крушиняны авылында Сабан туе hәм татар аш-суы фестивале үткәрде/"Татар мәдәнияте җәмгыяте" фонды hәм Польша татарларының Крушиняныдагы мөселман җәмгыяте булыша.

Фирдүс Тямаев: Тәнкыйтьнең чамасы булырга тиеш/Җырчы фикеренчә, җырның сүзләренә бәя бирә торган урын юк.

Корбан Бердыев 65 яшьлек туган көнен билгеләп үтә/Казан командасының уңышлары әлеге остаз исеме белән бәйле.