РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчелеге гражданнарны кабул итә

Халык белән очрашу чарасы буенча мәгълүматны 221-74-14 телефонына шалтыратып белешергә була.

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 27 нче август көнне 15 сәгатьтә, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның Казандагы Зур Кызыл урамы, 39 нчы йорт адресы буенча урнашкан кабул итү бүлмәсендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаев гражданнарны кабул итәчәк.
 Шулай ук, иртәгә сәгать 12 дә Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 3 нче йорт адресы буенча РФ ТКның ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итәчәк.

Гражданнарны кабул итү буенча тулырак белү өчен 221-74-14 телефонына шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.