Пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча чемпионатта Татарстан команда зачетында беренче булды

Ярышта Россиянең 71 субъекты, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре катнашты

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионатын ябу тантанасы булды.

Ярышта Россиянең 71 субъекты, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре катнашты. Ярышларда катнашучыларның 20 проценты авыл һәм бистәләрдән килгән. Чемпионатта катнашучыларның иң өлкәннәре Ненец автономияле округыннан  (Нарьян-Мар шәһәре) килгән 79 яшьлек Раиса Палкина һәм Кабарда-Балкариядән (Ново-Хамидие шәһәре) килгән 76 яшьлек Мусарбий Дацирхоев булды. Татарстан данын Чаллыдан Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев яклады.

Татарстан командасын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары һәм җирле Пенсионерлар берлеге бүлеге әзерләгән.

Россия Пенсионерлар берлеге рәисе, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чемпионатның абсолют җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Команда беренчелегендә 51,6 балл җыйган Татарстан Республикасы җиңү яулады. Икенче урында - Самара өлкәсе (37,4 балл). Оренбург өлкәсе өченче булды (33,26 балл). Башлангыч дәрәҗә әзерлекле катнашучылар арасында абсолют җиңүчеләр дип Татарстаннан Сергей Мезенцев (1нче урын), Самара өлкәсеннән Светлана Митрофанова (2нче урын) һәм Амур өлкәсеннән Ирина Гузий (3нче урын) табылды. Югары дәрәҗә әзерлекле катнашучылар арасында Татарстанан Зоя Гуска тиңнәр табылмады. Кемерово өлкәсеннән килгән Вера Батенькова - икенче, Краснодар краенан Алексей Кулешов өченче булды. Татарстан вәкилләре "Дәүләт хезмәтләре" номинациясендә дә абсолют лидер дип табылды. Казаннан Сергей Мезенцев «Яндекс», «Word» номинацияләрендә икенче, "Өй эше" буенча беренче урын яулады.

"Ходай Тәгалә күрә, без әзерләндек, - диде ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин чемпионат җиңүчеләренә бүләк тапшырганда. - Һаман Мезенцев та Мезенцев! Тик бу юкка гына түгел. Татарстан - мәгълүмати технологияләр буенча Россия Федерациясендә абсолют лидер!"

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов барлык катнашучыларны да мәгълүмати технологияләргә һәм электрон хезмәтләргә якынрак булырга чакырды. Ул шулай ук чемпионатта катнашучы иң өлкән кешеләрне һәм Казанга кадәр иң озын юл үткән түзем катнашучыны бүләкләде, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.