Әлкидә якыннары, яклыйсы урынга, җәберлиләр

Шул уңайдан полиция мөрәҗәгать итә

 (Казан, 25 август, "Татар-информ"). Әлкидә полициядә гауга чыгаручы буларак 74  тәртипсез кеше исәптә тора.

Соңгы вакытта гаиләләрдә җәнҗал-тавыш чыгарып, якыннарын җәберләү очраклары күбәйгән. Бүген район эчке эшләр бүлегендә 74 шундый тәртипсез кеше исәптә тора икән. Полиция хезмәткәрләре гаиләдә җәберләү, кыйнау очракларын яшермәскә, бу турыда, һичшиксез, хәбәр итәргә өндиләр, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.