Якындагы көннәрдә Татарстанда җәйге һава шартлары саклана

Якындагы өч көндә явым-төшем булуга карамастан, республикада җылы булачак

  (Казан, 25 август, «Татар-информ»). Агымдагы атнаның беренче яртысы татарстанлыларны җылы һава шартлары белән куандырачак. Синоптиклар белдерүенчә, шул ук вакытта яңгыр да яварга мөмкин.
Шулай итеп, төнлә һәм иртәгә көндез республика буенча яшен булганда, көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с кадәр җил. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явуы көтелә.
Төнлә Татарстан буенча уртача температура 7-12 градус тәшкил итә, көнчыгышта – 16 градуска кадәр җылы, көндез 18-23 градус.
Якынча фаразлауларга караганда, якындагы көннәрдә һава торышында әллә ни үзгәреш юк. Кайбер районнарда яңгыр явуы көтелә. Төнлә салкынча булачак, әмма көндез температура 19 градус җылыдан төшмәячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.