Мамадышның иң җитез балыкчысына 9 яшь

Иң зур балыкны 13 яшьлек Игорь Рой эләктерде

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”). Мамадышка шәһәр статусы бирелгәнгә 233 ел тулды.

Шәһәребезнең туган көненә багышланган чараларның күбесе, гадәттәгечә, Нократ Яр буенда узды. Балык тотарга һәвәс булганнар өчен балыкчылар бәйгесе мөһим иде. Конкурста 20 гә якын шәһәрдәшебез катнашты, дип яза “Нократ” басмасы.

Жиңүчеләр өч номинациядә бүләкләнде. “Иң беренче балык тотучы“ номинациясендә 9 яшьлек Никита Белов җиңүче дип табылды. Никита профессиональ спиннинг белән бүләкләнде. “ Иң зур балык“ номинациясендә 13 яшьлек Игорь Рой җиңү бәхетенә иреште һәм аңа газ җылыткычы бирелде. Былтыр исә аның әнисе беренче урынны алып эхолотка ия булган иде. Һәм ниһаять, “Иң күп балык тотучы“номинациясе буенча 12 яшьлек Володя Белов җиңүче дип табылды. Ул исә хәзер туристлар өчен уйлап табылган күчерелмә өстәл һәм урындыклары белән горурлана ала, диелә язмада.