Казанда шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә 70 ел тулуга багышланган митинг узды

Чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым Җәлилова катнашты

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Моннан нәкъ 70 ел элек, 1944 нче елның 25 августында,  шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә. Шул уңайдан, бүген Казанның 1 нче Май мәйданында Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алуга багышланган матәм мәрасиме узды.

Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионында дошманга яшерен оешма оештырганнар. Партизаннар белән элемтә булдырган, листовкалар тараткан, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерләгәннәр. Әмма, сатлыкҗан аркасында, гамәлләре барып чыкмый. Яшерен эш итүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотиносында батыр йөрәкле унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла...

Бүгенге чарада катнашучыларны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова сәламләде. “70 ел элек 11 геройның гомерен өзгән куркыныч вакыйга булды. Алар илебезне яклап, тыныч күк йөзе, якты киләчәк өчен аяусыз көрәшкән. Аларның исемнәрен мәңге онытмабыз”, - дип белдерде ул.

Митингта Җәлилнең бүгенге каләмдәшләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, шагыйрә Нәҗибә Сафина чыгыш ясады. “Ничә генә ел узмасын, без һәрвакыт батырларыбыз алдында баш иячәкбез, аларның каһарманлыгы беркайчан да онытылмаячак”, - дип ассызыклады Рафис Корбан.

Матәм мәрасимендә Кабардино-Балкария Республикасы шагыйрьләре чыгыш ясады. “Минги Тау” журналының баш мөхәррире, танылган шагыйрь Аскер Додуев һәм шагыйрь Муталлип Беппаев Муса Җәлилнең даһилыгын ассызыклап үттеләр. Алар герой-шагыйрьнең үз телләренә тәрҗемә ителгән ике шигырен укыды. “Минем өчен бу мәйданда чыгыш ясау – зур мәртәбә. Кечкенәдән Җәлил шигырьләрен укып, өйрәнеп үстек. Мин һаман шуңа гаҗәпләнәм: ни өчен Муса Җәлил исемендәге бөтенроссия премиясе гамәлгә куелмый? Минемчә, без барыбыз да бердәм булып, бу үтенеч белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тиешбез”, - дип билгеләп узды Муталлип Беппаев.

Мәскәү шагыйре һәм тәрҗемәче Сергей Гловюк үзе тарафыннан махсус шушы митингка дип тәрҗемә ителгән Җәлилнең бер шигырен укыды. ТРның мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шул исәптән, Владимир Васильев һәм башкалар Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Митинг Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша, Эмиль Талипов һәм Ришат Әхмәдуллин башкаруында “Моабит дәфтәре”ннән шигырьләр һәм җәлилчеләрнең батырлыгына мәдхия җырлауга багышланган әсәрләр уку белән үрелеп барды.

Шагыйрь һәм җырчылардан соң сүз Муса Җәлилнең иң якыннарына – аның кызы Чулпан ханым Җәлиловага һәм аның оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлиловка һәм Елизавета Малышевага бирелде. “Ничәмә-ничә еллар шушы көнне йөрәкләр телгәләнә. 70 ел элек шушы минутларда әтием вафат булган”, - дип башлады ул сүзен. Чулпан ханым Милли музей вәкилләре белән Минзәлә һәм Алабугага барганы турында сөйләде. Ул соңгы елларда Татарстан шәһәрләрендә Җәлил исеменә битараф булмаган аудитория санының күпкә артуын һәм тәэсирлерәк булуын билгеләп узды. “Минем уйлавымча, "Моабит дәфтәрләре"нең Казанга кадәр килеп җитүе – үзе бер могҗиза. Геройлар һәммәсе дә, барыннан да бигрәк, үзләре турында якыннары сатлыкҗан дип уйлый күрмәсен дип борчылган. Әлеге дәфтәрләр, чыннан да, Җәлил һәм җәлилчеләрнең илгә, халкына тугрылыкларын саклап калганнарын дәлилли”, - дип белдерде Чулпан ханым. Ул Җәлил иҗатын яратучыларның аның китапларын кайдан алырга мөмкин булуы турында сораштыруларын әйтеп узды. Буыннар үсә баруын, ә китапларын табу һаман авырлаша баруына басым ясады. Ул ТР Мәдәният министрлыгына һәм нәшриятчыларга Җәлил китапларын алга таба да бастырып бару үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Муса Җәлил үзе музыка дөньясына гашыйк кеше булган, төрле уен коралларында уйнаган, кызын скрипкада уйнарга өйрәтергә хыялланган, тик бу хыялы чынга ашмаган. Шулай да, музыкаль сәләте буыннан-буынга күчкән. Бүген оныкчыклары халыкара конкурслар лауреаты Михаил Митрофанов-Җәлилов һәм Елизавета Малышева тамашачылар алдында скрипкада уйнады.

Матәм мәрасимендә шулай ук Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды.