Көч структуралары татарстанлыларны уяу булырга өнди

Теракт куркынычы янаган очракта, татарстанлылардан хокук саклау һәм гадәттән тыш ведомстволарның ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү сорала

  (Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстанның хокук саклау һәм гадәттән тыш ведомстволары республикада яшәүчеләрдән һәм кунаклардан уяу булуны сорый.
Теракт куркынычы янаган очракта, гражданнарның 8(843) 231-45-55 яки 8 (843) 231-45-45 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләре сорала.

ТРның  хокук саклау органнары һәм коткару хезмәтләренең ышаныч телефоннары:

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы – 8 (843) 291-20-02;

РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе - 8 (843) 231-45-55 яки 8 (843) 231-45-45;

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - 8 (843) 292-64-09.