“Идел” яшьләр үзәгендә “Дебатлар академиясе” узачак

Программа өч остаханәдән гыйбарәт

(Казан, 25 август, “Татар-информ”). 29-31 август көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә “Дебатлар академиясе” – “Дебатлар республикасы” Татарстан дискуссия-мәгариф үзәгенең читкә чыгып оештырыла торган беренче белем бирү сессиясе узачак. Академиядә Татарстанның һәр уку йортыннан өчәр вәкил катнашачак.

Программа өч остаханәдән гыйбарәт: уен дебатларында менеджмент, Британия форматындагы парламент дебатлары хөкемдарлыгы, тренерларны әзерләү.

Юнәлешләрнең җитәкчесе – халыкара класслы дебатерлар, титуллы судьялар һәм зур тәҗрибәгә ия тренерлар.

“Уен дебатларында менеджмент” юнәлеше кысаларында катнашучылар парламент дебатлары клубы эше белән ничек итеп нәтиҗәле идарә итү, турнирлар уздыру турында беләчәк, студентларны җәлеп итү механизмнары белән танышачак. Тренерларны әзерләү үз эченә тренинглар уздыруның төп технологияләре һәм механизмнары белән танышудан, белем бирү программаларын төзүгә өйрәтүдән, тәҗрибәле киңәшләрне, практикада кулланыла торган материаларны үз эченә ала.

Судьялар остаханәсендә катнашучылар халыкара хөкемдарлык кагыйдәләре турында инструктаж узачак, шулай ук дебатларда хөкемдарлык нигезләренә өйрәнәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.