news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә татар егетләре хәйриячелек акциясендә катнашты

Өлкәдә ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйриячелек акциясе үткәрелә.

Ульяновск өлкәсендә  татар егетләре хәйриячелек акциясендә катнашты

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Яңа уку елы башланыр алдыннан аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга социаль ярдәм күрсәтү максатында, күркәм традиция буенча Ульяновск өлкәсендә ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйриячелек акциясе үткәрелә.

Николаевка районы көненә багышланган бәйрәмдә 1нче сыйныфка барырга җыенучы балаларга бүләкләр тапшырылды. Татар егетләре дә әлеге чарадан читтә калмады. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Никулино авыл җирлеге башлыгы, танылган эшмәкәр Умәр Айбулатов һәм Никулино авыл җирлеге администрациясе башлыгы Наил Бирюков булачак укучыларны мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар белән шатландырдылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100