news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Токиодагы Олимпиада россиялеләрне Сочида узганыннан 1,5 тапкыр кимрәк кызыксындыра

Сораштыруда илнең 369 торак пунктында яшәүче 1,6 мең россияле катнашкан.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Токиода Олимпия уеннарындагы Россия җыелма командасының уңышлары россиялеләрне Сочидагы 2014 елгы Уеннардагыга караганда 1,5 тапкыр кимрәк кызыксындыра. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Токиода Россия спортчылары уеннарын сораштырылучыларның 23 проценты һичшиксез күзәтәчәк, 27 проценты ярышларны бары тик җай чыккан вакытта гына караячак. Һәр икенче респондент билгеләп үткәнчә, нейтраль флаг астында чыгыш ясый торган Россия җыелма командасының уңышларын күзәтергә җыенмый.

Ир-атлар арасында уеннарны һәр дүртенче кеше күзәтергә планлаштыра, хатын-кызлар арасында кызыксыну бераз түбәнрәк - 21 процент. Шул ук вакытта 24 яшькә кадәрге яшьләр россиялеләрнең Олимпиадада чыгыш ясавы белән иң әз кызыксынучылар.

«Гомумән алганда, быел Олимпия уеннарында Россия җыелма командасының чыгышларына карата кызыксыну зур түгел. Әгәр 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында Россия җыелма командасының уңышлары белән россиялеләрнең 74 проценты, 2016 елда Рио-де-Жанейрода — 64 проценты, 2014 елда Сочида рекордлы - 76 проценты кызыксынса, хәзер — 50 процент кына», — дип искәртә тикшеренү авторлары.

Сораштыруда илнең 369 торак пунктында яшәүче 1,6 мең россияле катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100