news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан йортларында июльдә кайнар суны сүндерү графигы билгеле

Кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү кайбер адресларда берничә тапкыр булырга мөмкин.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). «Татэнерго» АҖ челтәрләренә тоташкан торак йортларда июльгә кайнар су белән тәэмин итү графигы чыкты.

Кайнар суны туктатып тору җылылык челтәрләренә ремонт һәм гидропрессовкалар үткәрү белән бәйле, дпи хәбәр итте Казан мэриясе.

Кайнар суны сүндерү сроклары үзгәртелергә мөмкин. Моннан тыш, барлык эшләр: гидросынаулар, агымдагы һәм капиталь ремонт, җылылык үткәргечләрне реконструкцияләү этаплап башкарыла. Шуңа күрә кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү бер генә тапкыр түгел, ә кайбер адресларда берничә тапкыр булырга мөмкин.

График белән танышу өчен сылтама

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100