Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы башлыгы юлда кабан дуңгызын очраткан
Табигатьтә бик зур дуңгызлар да очрый, һәм олы кабанның авырлыгы 200 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.
(Әгерҗе, 25 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Шушы көннәрдә Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев трассада кабан дуңгызын очраткан. Кадрларга караганда, бу хәл Мордыбый авылыннан ерак түгел булган. Видеоязма белән ул үзенең Instagram-аккаунтында уртаклаша. «Әгерҗе районында юлда кабан белән очрашу», — дип язган җитәкче видео астына.
Кыргый дуңгызлар безнең яклар өчен сирәк күренеш түгел. Табигатьтә бик зур дуңгызлар да очрый, һәм олы кабанның авырлыгы 200 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.
Алай-болай кабан юлга йөгереп чыгып, аеруча хәрәкәт тизлеге югары булып, бәрелешкән вакытта, моның нәтиҗәләрен күз алдына да китерүе кыен. Шуңа күрә юлларда — бигрәк тә кичке яки төнге вакытта — бик нык игътибарлы һәм сак булыгыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз