news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генерал-полковник Михаил Мизинцевка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар

Әлеге бүләк аңа җәмгыятьтә иминлек тәэмин итүгә һәм законнарны һәм хокукый тәртипне ныгытуга керткән елеше өчен тапшырылды.

Генерал-полковник Михаил Мизинцевка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия оборона идарәсе милли үзәге җитәкчесе генерал-полковник Михаил Мизинцевны бүләкләде.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буена, Равил Әхмәтшин Михаил Мизинцевка «Татар АССРы оешуга 100 ел» медале тапшырды. Әлеге бүләк аңа җәмгыятьтә иминлек тәэмин итүгә һәм законнарны һәм хокукый тәртипне ныгытуга керткән елеше өчен тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы Россия оборона идарәсе милли үзәгендә җитәкчелек һәм Россия генераль штабының офицерлар составы катнашында узды.

Равил Әхмәтшин Россия Геншатбын күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы һәм Татарстанның Россиядәге вәкаләте вәкиллеге проектларына, шулай ук илнең Кораллы көчләре өчен республикада белгечләр әзерләүдә ярдәм иткән, Ватан сакчыларын тәрбияләгән өчен рәхмәтен белдерде.

Генерал-полковник Михаил Мизинцев югары ышаныч өчен Татарстан Республикасына рәхмәт әйтте. Шулай ук алга таба да республиканың башлангычларына, бигрәк тә хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерләү, аларны хәрби-патриотик тәрбияләү мәсьәләләрендә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби-патриотик тәрбия, армиягә чакырылышларны оештыру һәм уздыру буенча Россия субъектлары арасында берничә мәртәбә иң яхшы төбәк булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100