news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла

Сорауларны телефон аша кабул итәчәкләр.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 26 июньдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнен уздырачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Коронавирус инфекциясенә бәйле санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, чараны читтән торып Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең «кайнар элемтә» телефоннары буенча үткәрү планлаштырыла.

Гражданнар өчен телефон номеры: 8 (960)-080-90-50.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен телефон номеры: 8 (960)-040-40-70.

Сораулар алда күрсәтелгән номерлар буенча 9:00-16:30 сәгатьләрдә кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100