Әлмәт мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш урыннарын тикшерә

Инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм махсус җиһазлар буенча хокук бозулар ачыкланмаган.

(Әлмәт, 25 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәшгульлек үзәге эш белән тәэмин итүчеләргә сәяхәт кылуны дәвам итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аның максаты - эш урынында физик мөмкинлекләре чикле затларны эш белән тәэмин итү бурычының үтәлешен, инвалидлар өчен булган эш урыннарының җиһазландырылган булуын контрольдә тоту.

Хәзерге вакытта шундый дүрт эш урыны актуаль булып тора. Бу оешма һәм предприятиеләрдә инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урынын җиһазлау буенча чыгымнарны кайтару килешүе кысаларында махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән эш урыннары булдырылган. Шундый бер эш урынын булдырган өчен 72 690 сум түләнә.

Инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм махсус җиһазлар буенча хокук бозулар ачыкланмаган.