25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты бәйрәм намазы кылды, Кол Шәриф мәчетендәге бәйрәм намазын "Татар-информ" трансляцияләде, Казанга кабат Роналду килә.

Татарстан Президенты татарстанлыларны һәм ватандашларны Ураза гаете белән котлый/Соңгы айларда булып узган вакыйгалар хак юлдан баруыбызга саллы дәлил булды, диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы кылды/Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды.

Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы укылды/"Татар-информ" агентлыгы тарафыннан Кол Шәриф мәчетендәге бәйрәм онлайн трансляцияләнде.

Татарстанның Милли музей директоры: Туристлар саны елдан-ел арта/17-22 июнь көннәрендә күргәзмә һәм экспозицияләрне 3147 кеше караган.

"Кызыл Йолдыз"лы Әсхәт Җиһаншин соңгы көннәрен оныклары белән үткәргән/Аның популярлыгы ул елларда беренче космонавт Юрий Гагаринныкыннан гына калыша.

Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында Португалия җыелмасы Казанда уйнаячак/Криштиану Роналду һәм аның командасының көндәше бүген билгеле була.

Метшин Мацуевка Конфедерацияләр кубогын тапшырды/Турнирның соңгы матчы Казанда 28 июньдә үза – Татарстан башкаласында Конфедерацияләр кубогы ярымфиналы үтәчәк.

Татарстанда төнлә томан төшүе көтелә/Республика районнарында кыска вакытлы яңгыр фаразлана.