ТР Җәмәгать палатасында экологик проблемалар хакында сөйләшү булды

Чарага 60тан артык иҗтимагый оешма вәкилләре чакырулы иде

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Җәмәгать палатасының экология һәм гражданнарның тереклек эшчәнлеге инфраструктурасы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

ТР Җәмәгать палатасы җитәкчесе Анатолий Фомин сүзләренчә, мондый утырыш биредә беренче генә тапкыр уздырыла. Экологик куркынычсызлыгын булдыру XIX Петербург форумы, РФда 2025 елга кадәр экологик куркынычсызлык стратегик планын булдыру, Татарстанда эшләнелгән 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе мондый чараны үткәрүгә этәргеч биргән.

Чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

“Утырышның максаты — иҗтимагый оешмалар белән хакимият арасында үзара эшчәнлекне ныгыту. Республикада табигый байлыклар бик күп һәм аларга йогынты ясаучы сәнәгать оешмалары да шактый. Барлык тәкъдимнәрне һәм чыгышларны тыңлап, экологик куркынычсызлыкны саклау һәм мәсьәләләрне чишүгә игътибарны юнәлтүне максат итеп куябыз”, - диде Анатолий Фомин. Республика үсешенең тиз темплары югары булып һәм техник прогресс өчен кешеләр нәрсә белән булса да “түләргә” тиешлегенә дә басым ясады ул.

ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров фикеренчә, республикада экологик мәсьәләләрне хәл итүдә “Халык контроле” бик нык ярдәм итә. Соңгы арада аны тагын да камилләштерү өстендә эш алып барыла һәм экологик яктан хокук бозучылар хакында хәбәр итүчеләргә матди ярдәм дә каралган.

Җәмәгать инспекторларының да бу юнәлештә зур эш алып баруын искәртте министр. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 186 җәмәгать инспекторы хезмәт куя. Узган елның көзеннән алып хәзерге вакытка кадәр алар төзегән 667 акт, тикшерү өчен, тиешле органнарга юнәлдерелгән.

Артем Сидоров әйләнә-тирәлекне чистартуда яшьләрнең иҗтимагый оешмалары ярдәме зур булуын да искәртте. Шулай ук, балаларны кечкенәдән табигатьне сакларга өйрәтүдә “Мәктәп экопатруле” акциясенең зур роль уйнавын ассызыклады һәм әлеге акция барышында мәктәп укучыларыннан 1463 хәбәр килеп ирешүе хакында хәбәр итте.

Утырышта министр, калдыкларны ташучы машиналарны контрольга алу максатыннан, мониторинг уздырыла башлавы хакында да әйтте. Әлегә бу пилот проект.

Казан федераль университетының Экология һәм география институты директоры Светлана Селивановская сүзләренчә, Татарстанның 2030 елга кадәрге стратегик үсеш планында экологик мәсьәләләргә зур урын бирелә. Әмма ул мәсьәләләрне чишү өчен, фәнни яктан грамоталы булган белгечләр әзерләргә кирәк, дип саный институт директоры.

“Татарстан балыкчылары” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Виктор Степанцев, табигый байлыкларга карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк, дигән фикердә. “Без Идел елгасы буенда яшибез. Хәзер берәү дә җәяү йөрми, бар да − машиналарда. Әмма елга янына якын килеп ял итәргә мөмкинлекләр дә юк, ярамый да. Безгә ул мөмкинлекләрне тудырырга кирәк”, - ди ул.

Аккош күленең вейкборд үзәге вәкиле Тимур Кормушкин сулыкларның экологик яктан чиста булырга тиешлегенә басым ясады. “Сулыкларны чистарту белән шөгыльләнмәү һәм аларны тәртиптә тотмау су спорты төрләре үсешен тоткарларга мөмкин. 2016 ел Татарстанда сулыкларны саклау елы булачак, һәм аларны тәртипкә тотуга хакимият кенә түгел, киң җәмәгатьчелек тә йөз белән борылыр дип өметләнәм”, - диде.

Чарага 60тан артык иҗтимагый оешма вәкилләре чакырулы иде. Чыгыш ясаучылар арасында ТР Фәннәр академиясенең Экологик һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры Рифкать Шаһидуллин, “БУДЕТЧИСТО” ТР яшьләр экологик хәрәкәте вәкиле Ринат Садыйков һ.б. чыгыш ясады.