Узган 5 айда Горький магистраленең 759 меңгә якын пассажиры билетларны Интернет аша сатып алган

Шуларның 535 меңе билет алганда “Россия тимер юллары” сайты мөмкинлекләрен файдаланган

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 5 ае эчендә Горький тимер юлының 759 меңгә якын пассажиры ерак араларга баручы поездларга билетны Интернет аша рәсмиләштергән. Шуларның 535 меңе билет алганда “Россия тимер юллары” сайты мөмкинлекләрен файдаланган, 203 меңе Универсаль финанс системасы сайтына мөрәҗәгать иткән.
Билгеле булганча, шушы юл белән электрон билет рәсмиләштерү пассажир өчен бик уңайлы. Моның өчен аңа “Россия тимер юллары” сайтына кереп, сәфәр маршрутын, датасын, юлга кузгалу вакытын, поезд номерын һәм андагы урынны сайларга гына кирәк. Заказ раслануга, банк картасы реквизитларын кертеп билет өчен түләргә генә кала. Веб-портал аша рәсмиләштерелгән билетны пассажир үзе өчен уңайлы вакытта тимер юл кассаларына килеп яки терминаллардан чыгарып ала.