Универсиадада чыгыш ясаячак спортчылар өчен РФнә визасыз керү режимы эшли башлый

Казанда Уеннарда катнашчак рәсми делегация вәкилләре бүгеннән визасыз керү мөмкинлегеннән файдалана ала

 (Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадада катнашачак спортчылар һәм рәсми делегация вәкилләре өчен РФнә визасыз керү режимы эшли башлый, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.

Беренче тапкыр Универсиадалар тарихында Казанда уеннарны оештыручылар Универсиада 2013 спортчыларына Россиягә визасыз керү хокукын бирү буенча инициатива белән чыгыш ясадылар. Мондый тәҗрибә 2008 нче елда РФдә Мәскәүдә Чемпионнар лигасының финал матчларын уздырганда кулланылган һәм рәсми спорт делегацияләреннән хуплау алган.

2012 нче елның 30 нчы мартында РФ Президентының Казанга Универсиадага киләчәк чит ил делегацияләре өчен визасыз керү режимын кертү турындагы Указы имзаланды. Указ нигезендә спортчылар, рәсми делегация вәкилләре, халыкара судьялар, реферилар, “FISU гаиләсе” вәкилләре һәм чит ил волонтерлары РФнә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе биргән аккредитация узу турындагы шәхси таныклыклар һәм гамәлдәге паспорт белән визасыз үтә ала. Бүгенгә 10 меңнән артык аккредитацияләнгән таныклыклар әзерләнгән, алар милли студентлар федерацияләренә һәм милли Олимпия комитетларына җибәрелгән. Бу таныклыклар спортчыларның, илгә керү өчен, төп документы булачак.

25 нче июньдә Россиягә визасыз керү мөмкинлегеннән Халыкара студентлар спорты федерациясенең кайбер вәкилләре файдаланачак. Беренче спорт делегацияләре Казанга 29 нчы июньдә килә башлаячак.

Билгеләп үтик, быел 13 нче майда РФ Президенты Владимир Путин чит ил спортчыларына – халыкара спорт ярышларында катнашучыларга илгә визасыз узу режимын кертте.