Тиздән илләр хезмәт ресурслары һәм капиталның мобильлеге буенча үзара көндәшлек итәчәк – А.Хәйруллин

“Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Екатеринбург” маршруты буенча бик югары тизлекле тимер юл транспорты хәрәкәте оештыру планлаштырыла

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Тиздән илләр хезмәт ресурслары һәм капиталның мобильлеге буенча үзара көндәшлек итәчәк. Киләчәкне күздә тотып эш иткәндә, бу мәсьәлә күз уңында булырга тиеш.

Аерым алганда, 1560 чакрымлы “Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Екатеринбург” маршруты буенча бик югары тизлекле тимер юл транспорты хәрәкәте оештыру планлаштырыла, аның Мәскәү – Казан арасы аеруча әһәмиятле һәм өстенлекле санала. Хәзерге вакытта проект әзерләнә, “РЖД” ААҖнекеләр катнашында эшче төркем төзелгән. Шушы проектны тормышка ашыру 900 млрд. сумга төшер дип бәяләнә, аның кимендә 70 процентын бюджеттан тыш акча тәшкил итәчәк.

Татарстан исә әлеге юлның Екатеринбургка таба Чаллы ягыннан Кама икътисади кластеры аша узуы яклы, шул ук вакытта аның пассажир ташый торган юл комплекслары белән багланышы булу шарт. Ул проект кысаларында кунакханә, башка төр юл сервислары, хезмәт күрсәтү эшләрен оештыру кирәк. Әлеге юлның Мәскәү – Казан арасындагы участогының икътисади нәтиҗәлелеге 3 трлн. сум тәшкил итәр дип күзаллана. Быел проектлау эшенә керешеп, футбол буенча 2018 елда бер этабы Казанда узачак дөнья чемпионатына кадәр андый югары тизлекле тимер юл элемтәсен тормышка ашыру ниятләнә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин шундый белешмә бирде.