Татарстанның студент хезмәт отрядлары елның өченче семестрына аяк басты

Быел шәһәр, район студент отрядлары штаблары, югары, махсус урта уку йортлары белән берлектә, Татарстанда 10 меңгә якын кешене колачлаган 250 дән артык отряд формалаштыру ниятләнә

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы мәйданда Татарстан студент отрядларының 2013 нче елның өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Россия Олимпия комитеты Генераль секретаре Марат Бариев, Татарстан студент хезмәт отрядлары хәрәкәте ветераннары Владимир Фетюхин, Юрий Колосов, Владимир Рукавишников, ТР студент хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Ренат Садыйков катнашты.

“Бүген без республикабыз өчен бик әһәмиятле вакыйганы көтәбез, Универсиада утын кабызуга нибары 11 көн вакыт калып бара. Шушы чарага 5 елга сузылган әзерлек кысаларында, шулай ук аны уздыру барышында сезнең саллы өлеш кертүегез сөенечле”, - дип мөрәҗәгать итте Рафис Борһанов студентларга. “Бу киңкүләм вакыйганың кайтавазлары әле 10 еллап дәвам итәр, аның хатирәләре 10 елдан соң да онытылмас, чөнки Россиядә инде 33 ел мондый зур чаралар үткәрелгәне юк. Сезнең күпләрегез бүгенге тантаналы тезелештән соң республика чикләреннән читкә чыгып китсә дә, Универсиадага бәйле вакыйгалар белән элемтәдә торырсыз дип ышанам. Бөтендөнья студент уеннары калдырган мирас безгә бер урында гына торырга ирек бирмәячәк, Универсиададан соң без алда көтеләчәк башка спорт чараларына таба атлаячакбыз”, - дип билгеләп үтте министр. “Хезмәт хәрәкәте идеяләрен һәрвакыт алга сөрегез, республикага ярдәм итү теләге тормышыгызда һәрвакыт юлдаш булсын”, - дип, ул хезмәт семестрын ачык дип игълан итте. Рафис Борһанов студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенә гел дәрт өстәп торучы, җанландырып торучы ветераннарга рәхмәтен җиткерде.

Гимннан соң, ветераннар, үз чиратында, студентларга хәер-фатихаларын биреп, эшчәнлелкәрендә уңышлар теләде.

Марат Бариев чыгышында, үзенең соңгы тапкыр студотрядта 1982 нче елда торуын искәртеп узды. “Ул вакытларны аеруча зур җылылык белән искә алам. Безнең Казан авиация институтында студотрядка эләгү җиңел түгел иде, конкурс нигезендә үзеңне иң яхшысы, талантлысы итеп күрсәтә белү зарур иде. Быел студент отрядлары хәрәкәте тарихында яңа бит ачыла. Дәүләт Думасында чит ил студентларына төзелеш отрядларында эшләргә мөмкинлек бирүче закон проекты әзерләнә”, - дип, Марат Бариев студентларга эш барышында яңа дуслар белән танышуларын, яңа һөнәрләр үзләштерүләрен теләп калды.

Быел шәһәр, район студент отрядлары штаблары, югары, махсус урта уку йортлары белән берлектә, Татарстанда 10 меңгә якын кешене колачлаган 250 дән артык отряд формалаштыру ниятләнә. Эшчәнлек юнәлешенә карап, студент отрядлары социаль әһәмияткә ия программаларны, муниципаль, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәләрендәге программаларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителә.

Хәзерге вакытта Татарстанның “Эдельвейс” төзелеш отряды бөтенроссия яшьләр төзелешендә үз өлешен кертә, алар Сочида узачак Олимпиада өчен спорт объектлары төзелеше өчен җаваплы. Отряд Краснодар краена 31 нче майда юл тоткан.

Соңгы 10 ел эчендә студент отрядлары беренче тапкыр юл төзелеше эшләренә җәлеп ителә. “СМП-НЕФТЕГАЗ” ААҖ белән үткәрелгән килешү нәтиҗәләре буенча, “Көнбатыш Ауропа – Көнбатыш Кытай” юл трассасы участоклары төзелешенә 43 кешедән торган студентлар юл төзелеше отряды җәлеп ителәчәк. 1 нче июльдән аларга 14 кешелек өстәмә звено кушыла. Әлеге трассаны төзүдә халыкара хезмәттәшлекне исәпкә алып, 20 нче июльдән 30 нчы августка кадәр Беларусь, Казакъстан, Кытай Республикаларыннан да студент отрядларын чакыру күздә тотыла. Шул рәвешле, отрядның гомуми саны 100 кешене тәшкил итәргә мөмкин. Отряд Чистай, Яңа Чишмә районнарында эшләячәк.

Универсиада алдыннан шәһәрне ямьләндерүдә, яшелләндерү, буяу, җыештыру эшләрендә 600 га якын студотрядчы үз өлешен керткән. Казан яны территориясендә, аеруча, Казан-Аэропорт трассасы янында, студентлар урман территориясен чистарту, чүптән арындыру кебек эшләр башкарганнар.

Татарстанның педагогик отрядлары, ел саен вожатыйлар, физик тәрбия буенча инструкторлар, балалар лагерьләрендә педагог-оештыручылар булып эшләп, балаларның ялын, мәшгульлеген һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча республика программасында катнашып килә. Республиканың педагогик отрядлары быел Анапа, Туапсе, Сочи шәһәрләрендәге лагерьләрдә эшләячәк. Сынау рәвешендә педотрядны быел июль аенда Болгария Республикасының балалар санаториена җибәрү дә ниятләнә.

Универсиада уздыу кысаларында, 15 нче майдан 30 нчы июльгә кадәр иң зур студент сервис отряды (273 студент) үз эшчәнлеген 46 объектта алып барачак. Алар вазифаларына объектларда азык-төлек, бутильләштерелгән су кабул итү, аларны суыткычларга урнаштыру, көн дәвамында өстәп тору керә. Эш ике сменага бүлеп башкарыла (һәр смена 12 шәр сәгать). Хезмәт хакы аена уртача 25 мең сумны тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы тармагына килгәндә, быел да Аграр университет студентлары чәчү кампаниясендә активлыгын күрсәткән. Алдагы еллардагы кебек үк, аларны туфрак эшкәртү, авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу эшләренә җәлеп итү ниятләнә.

Универсиадага әзерлек кысаларында, Казан яны территориясендә, аеруча, Казан-Аэропорт трассасы янында, урман территориясен чистарту, чуптән арындыру кебек эшләр башкарганнар.

Татарстан студентлары соңгы 6 елда, “Россия тимер юллары” ААҖ базасында ерак арага йөрүче поезд проводниклары булып та эшли. Республика студент отрядлары үзәге базасында махсуслаштырылган һөнәри курсларда белем туплап, медицина тикшерүе узып, допуск алып, студентлар төньяк һәм көньяк юнәлешләрдәге поездларда эшли ала. 20 нче майдан проводниклар булып 136 кеше эшли. Имтихан сессияләре нәтиҗәләре буенча, аларга тагын 160 лап кеше кушылачак.

Студент археологик отрядлары быел да үзләренең сәләтләрен Болгар һәм Свияжскида күрсәтәчәк. Хәзерге вакытта 40 ар кешедән торган ике отряд төзелгән, аларга әлеге объектларда эш күләме инде билгеләнгән.

Казан дәүләт медицина университеты, медицина көллияте отрядлары балалар лагерьләрендә, шәһәр һәм район хастаханәләрендә генә түгел, волонтер-табиб сыйфатында Универсиада объектларында эшләячәк.

Чыгышлардан соң студентларга, Универсиадага әзерлек барышында үзләреннән зур өлеш кертүләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.