“Столичный” автовокзалыннан Соль-Илецкига көн саен автобус йөри башлады

Юлга чама белән 14 сәгать вакыт китә

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Җәйге чорда Соль-Илецкиның тоз күлләрендә сәламәтлекләрен ныгытырга ниятләүче татарстанлылар өчен юллар ачык. Июнь уртасыннан бирегә Казанның “Столичный” вокзалыннан автобус йөри башлады. Автобус Татарстан башкаласыннан 17 сәгать 20 минутта юлга кузгала. Тоз күлләренә маршрут Оренбург аша уза, юлга чама белән 14 сәгатькә якын вакыт китә дип хәбәр итәләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан.