РФ Тикшерү комитетының Идел буе төбәкара табигатьне саклау идарәсе җитәкчесе Казанда гражданнарны кабул итә

Гражданнар 26 нчы июньдә сәгать 09.30 алып, 10.30 кадәр Космонавтлар урамы, 59 адресы буенча кабул ителә

 (Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Казанда 26 нчы июньдә сәгать 09.30 алып, 10.30 кадәр РФ Тикшерү комитетының Идел буе төбәкара табигатьне саклау идарәсе җитәкчесе Юрий Дин гражданнарны кабул итә. Бу хакта “Татар-информ” МАна РФ ТК Идел буе төбәкара табигатьне саклау идарәсенең Алтынчы табигатьне саклау тикшерү бүлегендә хәбәр иттеләр.

Гражданнар Космонавтлар урамы, 59 адресы буенча РФ ТК Идел буе төбәкара табигатьне саклау идарәсенең Алтынчы табигатьне саклау тикшерү бүлегендә кабул ителә.