Әлмәттә 5 ай эчендә үлгән кешеләрне теркәүнең 5 процент өлеше вакытында башкарылмаган

Барлыгы шундый 985 теркәү язуы булдырылган

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Әлмәт башкарма комитетында авыл җирлекләре катнашында киңәшмә булып узды. Анда үлем очракларын үз вакытында теркәү мәсьәләләре каралды.

ЗАГС идарәсе башлыгы Резедә Заһретдинова сүзләреннән аңлашылганча, быелның 5 ае нәтиҗәләре буенча, үлем турындагы 985 теркәү язуларының 50 акт язуы үз вакытында үтәлмәүгә туры килә, бу - барлык язуларның 5 проценты. “Гражданлык хәле актлары турында”гы Федераль закон буенча үлем турындагы гариза үлгәннән соң яисә үлгән кешенең мәете табылганнан соң өч көн узганчыга кадәр тапшырылырга тиеш.

2013 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча зиратларда үлем турындагы таныклыктан башка күмүнең 36 очрагы ачыкланган. Бу очракларның 20 се авыл зиратлары территорияләренә туры килә, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.