Төмән татар җәмәгатьчелеге вәкилләре берләшүгә тагын бер адым ясамакчы була

Кичә генә татар җәмәгатьчелеге һәм дини оешмалар вәкилләре түгәрәк өстәлгә җыелдылар
(Төмән, 25 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Кичә генә татар җәмәгатьчелеге һәм дини оешмалар вәкилләре түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Анда узган гасырның 90 нчы елларында Төмән өлкәсе күләмендә татар милли үсеш хәрәкәтен башлап җибәргән, аның чәчәк ату чорында җитәкчелек иткән аксакал Әхтәм Каюмов белән Ильяс Рафиков, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Тубыл шәһәре Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Ибраһим хәзрәт Сухов, Төмән дәүләт университетының доценты, татар бүлеге укытучысы Максим Сәгыйдуллин, өлкә Конгрессы каршында оешкан Себер-татар телле язучылар оешмасы җитәкчесе Әнәс Гаитов, өлкә Хөкүмәте милли эшләр комитетының дин эшләре бүлеге җитәкчесе Игорь Бобров, галим, күп кенә еллар Төмән Нефтегаз университеты каршындагы диннәр гыйлеме бүлегендә укыткан, бүгенге көндә Бөтенроссия әзербәйҗан конгрессы газетасының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе Михаил Йосыпов, кайбер имамнар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Җыенны югарыда телгә алынган, бүгенге көндә төзелеш оешмасы белән җитәкчелек итүче, әлеге түгәрәк өстәлне оештыручыларның берсе - тарих фәннәре кандидаты Ильяс Рафиков алып барды.
Түгәрәк өстәл Төмән шәһәренең мөселман зираты мәсьәләсен караудан башланып китте. Бу зират элек Әхтәм Каюмов белән Ильяс Рафиков җитәкчелегендәге Себер татарлары ассоциациясе тырышлыгы белән ачылган иде. Төмән шәһәрендә 4 татар зираты бар, әмма аларның икесе – элек аерым авыллар булган Яңавыл һәм Кырынкүл бистәдәгеләре инде ябылган, Кугалы бистәсендәгесендә дә урыннар бик аз калган. Яңа зират күптән инде коршалып алынган, мәетләрне юып озатыр өчен йорт, зират караучылар өчен торак һәм мунча салынган. Шулай булуга карамастан, мөселманнар арасында әледән-әле зират җитәкчеләре эшчәнлегенә карата ризасызлык ишетелеп тора. Бу зират башта ук никтер, рус зиратлары кебек шәһәр хакимияте карамагына тапшырылмаган, бүгенге өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, шәһәр Думасы депутаты Ришат Җиһаншин ул вакытта җитәкчелек иткән махсус автопредприятие карамагына бирелгән. Шул автопредприятие каршында зиратларны караучы “Ахирәт” оешмасы төзелеп, бүгенге көнгә кадәр зират аның карамагында тора.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Төмән татар зиратларын шәһәр коммуналь хезмәт күрсәтү идарәсенә күчерү чараларын күрү карарын чыгарды.
Икенче чиратта барлык татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларны һәм дини оешмаларны берләштергән координация үзәкләре оештыру мәсьәләсе каралды.
Төмән татар милли хәрәкәтененең соңгы елларда тупыйкка кереп баруы турында борчылып сөйләштеләр җыенда катнашучылар. Үзгәртеп коруның беренче елларында ирешелгән табышлар юкка чыгып бара, хөкүмәттән милли үсеш өчен акчалар бүленеп бирелсә дә, алга бару түгел, артка бару гына күзәтелә, дип ачынып сөйләделәр җыенда катнашучылар. Әхтәм Каюмов белән Ильяс Рафиков алда ирешелгән уңышлар җиңел генә бирелмәде, лидерларның үз мәнфәгатьләренә зыян китереп зур тырышлыклары белән яулап алынган нәтиҗәләр иде алар, ә бүгенге хәрәкәттә милләт үсеше өчен көрәш ялкыны тәмам сүнде, дип ачынып сөйләделәр. Аларның сүзләре белән килешмәскә мөмкин түгел иде, чынлап та, шундый хәлгә төште милли үсеш хәрәкәте, аерым оешмаларның хөкүмәт я иганәчеләр ярдәмендә үткәргән, бер-берләренә төп идея нигезендә бәйле булмаган мәдәни чаралар үсешне тәэмин итә алмый. Үсештә тукталышның тагын бер сәбәбе, мөгаен, төп сәбәбедер, - татар хәрәкәтендәге таркаулык, милли үсеш идеянең формалашмаган булуы.
Ибраһим хәзрәт Суховтан гайре, җыенда катнашучыларның барсы да милли-мәдәни оешмаларны һәм дини оешмаларны берләштерүче аерым ике координация үзәген төзү идеясен хуплады. Ул үзәкләрне оештыруга әзерлек эше Ильяс Рафиков белән диндар Марат Сайбаталовка тапшырылды.
Ибраһим хәзрәт болай аңлатты координацион үзәкләр оештыруны хупламавын:
- Нинди генә оешмалар төзелмәде, координацион шуралар да бар, әмма алар алга таба үсешкә бернинди дә этәргеч көч бирә алмадылар.
Координацияләүче үзәкләр төзү турында карар кабул ителде, әмма бер зур шик калды: төп оешмалар булып саналган өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте һәм өлкә татарлары Конгрессы җитәкчеләре риза булырлармы берләшергә, координацион үзәккә керергә? Чакырылган булсалар да, алар бит бу утырышка килми калдылар. Алар кермәгән хәлдә дә, башка оешмаларны берләштерә торган үзәк төзү карарына килделәр җыенда катнашучылар.
Милли эшләр комитеты вәкиле Игорь Бобров та хуплады координацион үзәкләр төзү карарын, әмма бу мәсьәләгә без кысылмыйбыз, үзегез хәл итегез, без яхшы эшләрегездә ярдәм итәргә тырышырбыз, берләштерүче үзәк булса, максатчан ярдәм күрсәтү җиңелрәк булыр, диде ул.
Тагын бер җитди мәсьәлә - октябрь аенда җан исәбен алуда үзбилгеләнү мәсьәләсе каралды. Бу турыда Төмән дәүләт университеты доценты, “Себер татар теле сүзлеге” ( Төмән сөйләше буенча), “Себер-татар теленең фонетикасы һәм графикасы” дигән китап авторы Максим Сәгыйдуллин сүз тотты. Ул татарларның барлык этник төркемнәрен дә бер татар булып языларга дигән өндәүләргә бирешмчиә, себер татары булып язылырга, бу юнәлештә якташларыбыз арасында пропаганда эшен көчәйтергә кирәк, дигән фикерен җиткерде. Җыен хуплады Максим Сәгыйдуллинның фикерен.