Башкортстан татарлары Мәскәүгә барырга җыена

Башкортстандагы татар авылларын башкортлаштыруга каршы ризасызлык чарасы үткәрү ниятләнә
(Уфа, 25 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Киңәшмәдә республикадагы уннан артык татар оешмасының вәкилләре катнашты.
Сүз, нигездә, быелгы җанисәпкә әзерлек хакында барды. Чыгыш ясаучылар Башкортстандагы рәсми мәгълүмат чараларының татар авылларын башкорт авыллары дип раслауга корылган язмаларын һәм тапшыруларын кискен тәнкыйтьләде. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, бу эштә аеруча Башкортстан дәүләт телевидениесе һәм радиосы зур тырышлык сала. “Саф татар районнарыннан һәм авылларыннан әзерләнгән тапшыруларда элек-электән анда башкортлар яшәгән, тик алар татарлашкан гына дигән фикер көчләп тагыла”, - ди М. Хуҗин.
Киңәшмәдә июль аенда татар галимнәрен җәлеп итеп, шулай ук Казаннан да танылган шәхесләрне чакырып, җанисәпкә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрергә килешенде. Шулай ук Мәскәүгә барып, Башкортстандагы татар авылларын башкортлаштыруга каршы, ризасызлык чарасы үткәрү кирәклеге дә әйтелде. Әлегә аның вакыты төгәл билгеләнмәде. Җыелышта чыгыш ясаучылар халык исәбен алуга бәйле газета һәм брошюра чыгару мәсьәләләрен дә тикшерде.