“Танышырга рөхсәт итегез” акциясе дәвамында, участковыйлар халыкка 186 мең визитка өләшкән

Татарстанның милиция участок уполномоченныйлары хезмәтенә 91 кеше җитми
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Танышырга рөхсәт итегез” акциясе кысаларында, 1158 участок вәкиле 174 меңнән артык фатирга һәм йортка кереп, 186 мең визитка карточкасын калдырган. Бу мәгълүматларны бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР ЭЭМ Җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары Ринат Галимбәков җиткерде. Брифингта шулай ук ТР ЭЭМ милиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Лев Гершанов катнашты.
“Быел акция гражданнарның яшәү урыны буенча хокук бозуларны кисәтүгә йөз тотып уздырылды. Гражданнарның яшәү урыннарына бару нәтиҗәсендә, иминлеге какшаган 189 гаилә, 396 элек хөкем ителгән зат һәм республика территориясендә законсыз төстә яшәүче 570 граждан ачыкланган”, - дип белдерде Ринат Галимбәков.
“Бүгенге көндә участок уполномоченныйлары хезмәтендә 1915 кеше исәпләнә, аларның яртысы диярлек авылларда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итә. Быел 100 кеше лаеклы ялга китте, алар сафын 250 ләп яшь хезмәткәр тулыландырды”, - ди Ринат әфәнде.
Лев Гершанов әйтүенчә, бүгенге көндә участок хезмәткәрләренә ихтыяҗ 4 процентны тәшкил итә – Татарстан буенча барлыгы 91 кеше җитми.