Таиландта беренче татар рестораны барлыкка килде

Аның хуҗасы Рамил Медиаров – чып-чын татар егете.
(Бангкок, 25 июнь, “Татар-информ”, Алексей Ионов). Таиландта Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге беренче татар рестораны ачылды. Хәер, анда Таиланд һәм Ауропа ашлары да тәкъдим ителгән, бинаның интерьеры пиратлар стилендә ясалган. Ә менә хуҗасы – Рамил Медиаров – чып-чын татар егете.
Рамил үз ресторанын Таиландның көньяк-көнчыгышындагы Ко Чанг утравында ачкан. Ул үзе - джаз музыканты. Рамил Елмаюлар илендә 15 ел яши инде.
Таиландта рус рестораннары күп, үзбәк, әрмән, грузин һәм украин кухнялары тәкъдим ителгән, ә менә татар ашларының әлегә булганы юк иде.