Быел төзелеш объектларына салынган штрафлар 35 миллион сумны тәшкил итә

Р. Мөбәрәкшин: “Төзелеш материаллары сыйфаты түбән дәрәҗәдә, шуңа күрә җитештерүчеләр өчен үз продукциясен сертификацияләү мәҗбүри булачак”
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2008 елның тулы булмаган алты ае дәвамында ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан, төзелеш объектларында 2074 тикшерү уздырылган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 35 миллион сумга тәңгәл штраф салынган. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта инспекция башлыгы Рәис Мөбәрәкшин хәбәр итте.
“Безнең инспекциянең бурычы – сыйфатсыз төзелеш күренешләрен фаш итеп, административ җәза бирү, куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешен тикшерү, хезмәт сагын тәэмин итү, төзелеш объектларында травматизмга юл куймау”, - дип белдерде Рәис әфәнде. Травматизм дигәннән, брифингта катнашкан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтүенчә, имгәнүләр саны төзелеш тизлеген дә уздыра. “Премьер-министры катнашында узган киңәшмәдә күрсәтелгән видеофильмда да төзүчеләрнең каскалардан башка эшләвен күрдек.
Рәис Мөбәрәкшин сүзләреннән аңлашылганча, Татарстанның төзелеш министрлыгы белән берлектә, төзелеш оешмаларының бары тик сертификацияләнгән төзелеш материалларын гына куллануын таләп иткән карар проекты эшләнә. “Кызганыч, әмма төзелеш материаллары сыйфаты түбән дәрәҗәдә, шуңа күрә җитештерүчеләр өчен үз продукциясен сертификацияләү мәҗбүри булачак”, - ди ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы.