Җәй көне Казан ишегалларында яшүсмерләр өчен чаралар оештырылачак

Июньдә ишегалды спорт төрләре буенча «Безнең ишегалды уеннары» турниры була.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Җәй көне Казанда яшәүче балалар вакытларын «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе челтәрендә үткәрә алачак — алар махсус эш форматына күчә һәм ишегалларында һәм клуб каршындагы мәйданчыкларда ял оештырыла.

Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде, дип яза Казан мэриясе.

Балалар өчен иҗади һәм техник мастер-класслар, спорт дәресләре һәм күнегүләр, хәрәкәтле урам уеннары һәм эстафеталар, ишегалды бәйрәмнәре, шулай ук башка мавыктыргыч һәм танып белү чаралары узачак.

«Июньдә ишегалды спорт төрләре буенча „Безнең ишегалды уеннары“ турнирын үткәрү планлаштырыла: ишегалды уеннары, сәламәтләндерү күнекмәләре, шәһәрнең ачык мәйданчыкларында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен спорт уеннары», — дип сөйләде Айрат Фаизов.

Яшьләр клубларының эш графигы һәм чаралар планы белән Instagramдагы клублар аккаунтларында яки «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең бердәм белешмә бүлмәсендә +7(800)707-95-47 телефоны номерында танышырга була.